Г.Камалның
"Беренче театр” әсәренә
өлешчә анализ.
Тема: искелек белән яңалык көрәше
Идея: автор Хәмзә бай һәм аның кебек иске карашлы
кешеләрнең театр, алдынгылык, мәдәният белән сугышып – көрәшеп йөрүләренә чик
куярга тели. Алдынгы карашлар белән янып яшәргә өнди.
Жанры: комедия (бер пәрдәдән берничә күренештән
торган бик җыйнак пьеса. Монда көлкеле һәм гыбрәтле тормыш хәлләре тасвирлана)
Конфликт: төп - искелек тарафдарлары белән
яшьләр арасында.Ярдәмче–1) Хәбибрахманның " Минем үземнең дә бер күрәсем
килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Нишләргә икән инде? Әти орышмас микән?” дип
икеләнүендә. 2) Вәли белән Гафифә
арасында (театр өчен). 3) Хәбибрахман белән Факиһә арасында (театрга бару –
бармау аркасында) һ.б.
Сюжет –
композиция: Экспозиция–Вәли хатыны Гафифәне театрга барырга өнди, алар җыенып
театрга китәләр, төенләнеш–Хәбибрахманнар
гаиләсе дә зур тырышлыклар белән, җыенып, театрга чыгып китәләр, вакыйгалар үстерелеше–Фатихның
Биби белән сөйләшүе, аның да театрга китүе.Хәмзә бай кайтып, кайда нинди эшләр
белән йөрүе тасвирлана. Биби белән "эләгешеп” ала. Биби коръән укучы шәкертнең
дә театрга китүен әйтә, кульминацион
нокта–Биби Хәмзә байга башта Фатихның, ә аннары балаларының да театрга
җыенып чыгып китүләрен бәян итә, чишелеш
– Хәмзә битендәге сабынын да юмыйча, балаларын алып кайту теләге белән,
театр барган җиргә чыгып йөгерә.
Образларга
характеристика
Хәмзә бай – иске фикерле Казан бае;
башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның
эченнән кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.
Күзлек кия.
Өйдә
үзен бар кешегә хуҗа итеп тота. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз
орыша.Сукрана, әмма аның "театрга каршы көрәшергә” көче кими бара: сәхнәгә ул
абына – сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылгпнлыгы турында сөйли.
Образ бар яктан да начар – кара түгел,
гөнаһсыз ак та түгел. Ул шәһәр бае гына түгел, ә мәркәз бае да. Бу аны зәвыклы
кеше итеп күрсәтә. Аңа шәһәр түрәләре янына юл ачык: пристав янына да, глава,
губернатор янына да керүле ул. Юк – бар, тупас, зәвыксыз кешене үз яннарына
ияләштермәсләр иде.
Автор
күрсәтмәләрендә Хәмзәнең кием – салымы бик күп, берсе өстенә берсе киелгән итеп
сурәтләнелә. Нәфис, затлы татарның милли киемнәре, әлбәттә, юан, ямьсез итеп
күрсәтми. "Башында бүрек, яшел кәләпүш”.Төсләренә игътибар итсәк, ак – татарга
хас пакьлык, чисталык, яшел – Ислам дине байрагы төсе. Тунны "дубленка” дип
түгел, мәчеттә, өйдә намаз укыганда кия торган нәфис итеп, юка һәм йомшак итеп
эшкәртелгән өс киеме дип аңларга кирәк.
Хәмзә байның прототибы – үзенең кайнатасы
(хатынының әнисе) була.
Биби–Хәмзә байның асравы.
Вәли:”...Безнең бер асрау бар, йөзе нәкъ менә чуенның 14 нче кичәсе төсле кап–кара,”-ди.
Биби, димәк, кара кучкыл тәнле, кара кучкыл йөзле буй җиткән кыз бала.Бибинең
киеме артык иске – москы түгел, чөнки асрауны чамадан артык начар киендерү бай
кешене бизәми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта
пөхтә, килешле кием кигән.Йорт хуҗасы белән үз–үзен тотышында Бибинең
буйсынучан булуы күзгә ташлана. Ул төшеп калганнардан түгел, хуҗада аңа карата
кызгану һәм хөрмәт сизелеп тора.Биби–кыю кыз, бу Гафифәнең пудрасын ягуында
күренә. Аңа бу гаиләдә кайбер иркенлекләр бирелгән. Урынлы–урынсыз ачуын
китерсәләр, үч ала белә. Аны астыртын, хәйләкәр дип тә атап булыр иде: Хәмзә
бай йомышын икенче кат әйткәндә төгәл итеп әйтсә дә, Биби үзе йомышта–җөмләдә
төгәлсезлек табып, аңлы рәвештә байның ачуын кабарта.Төгәл, кыска итеп сөйләве
белән, үткен җаваплары белән дә аерылып тора. Беренче карашка аңгыра булып
күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта
кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләре), ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып
уйлана.
Хәбибрахман
–
Хәмзә байның улы, аңгыра. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, аның аңгыра кебек
күренүе, әтисе йогынтысында үсеп, яңалыкларның асыл мәгънәсен аңлап бетермәве
белән ачыклана. Бу образ – шук, җае чыкканда, шаярып алудан да тартынмый торган
җиңел гәүдәле ир – ат. Хәбибрахманның театрга бармау теләге – тискәре, үз сүзен
сүз итәргә яратучы кеше сүзләре. Хәбибрахман – иске тормыш кагыйдәләренә ябышып
яткан Хәмзә байның наданлыгы, караңгылыгы, деспотлыгы нәтиҗәсендә тәрбияләнгән
кеше.
Гафифә-Хәмзә байның кызы. Бу
образ беренче карашка, куркак, иркә, күлмәк сайлаучан, кыланчык яшь хатын булып
күз алдына килеп баса. Төптәнрәк фикер йөртсәң, бу алай түгел. Пудра, беренче
театр кебек үк, ул заманда яңа нәрсә була. Гафифә аны биткә төшерү
күнекмәләренә ирешмәгән. "Зәвыклы хатын буларак, кеше арасына ничек җитте,
шулай чыгып булмый”,-дип фикер йөрткән кебек ул. Куркак, кыланчык диюгә
килгәндә, ул сәхнәдә ике тапкыр гына күренеп ала.Бу, беренчедән, халык күп
булган җирләргә йөрергә читенсенүе белән аңлатыла.Күп күлмәкле бай кыз булса
да, Гафифәнең хәлләре ал да, гөл түгел. Ире Вәли аның нинди күлмәкләре барлыгын
да белә. Анда–монда барганда хатынының нинди күлмәк киюенә тыгыла. Әнә бит
зәңгәр, асыл күлмәген кияргә рөхсәт бирми. Ал, кызыл, яшел күлмәкләр дә ярамый.
Тыйнаграк төс һәм фасон ошый Вәлигә. Димәк, Гафифә - үз кадерен төшермичә, үз
дигәненә үз чаралары белән җайлашып яши белә торган акыллы татар хатыны. Ире
алдында күлмәк сайлавы–яратып кигән күлмәген өстендә калдыру өчен үзенчә көрәш
алымы.Гафифә-тормыш итү җаен тапкан акыллы, сабыр татар хатыны.
Вәли – Хәмзә байның кияве. Ул,
үзе әйтмешли, мужик. Бабасы белән сука сукалап үскән.Атасы 12 яшендә калага
килгән. Ул–демократик хәрәкәт һәм демократик мәдәният тәэсирендә өлгергән бер
зыялы. Пәрдәнең Вәли сүзләре белән ачылуы Хәмзә байга каршы күтәрелергә сәләтле
кешеләрнең берсе булуы белән аңлатыла.
Вәли -
кызып китүчән кеше: хатыны күлмәк сайлаганда һәм Биби белән сөйләшкәндә бу ачык
күренә.
Ул
хатынының нинди күлмәкләре барлыгын белә. Нинди күлмәк киюенә тыкшына.Вәли,гомумән,
иске тәртипләргә каршы чыгарга әзер торучы.
Факиһә - Хәбибрахманның хатыны.
Аның үткәне билгеле түгел. Әмма ул ничектер кыю һәм хөр табигатьле булып үскән, яңалыкны кабул итәргә тәмам
үәзерләнеп җиткән. Ирен театрга барырга кыстый, тегесенең барырга теләге
булмаса да, Факиһә җиңә: ул ирен үгетләп, ялварып күндерә.
Факиһә -
үткен хатын, тормышта оста итеп хәйләкәрлек белән үз дигәненә ирешә белүче
кеше.
Фатих – Хәмзә байның кибетчесе.
Приказчик, ягъни кибетче Фатих шартырга ярата. Бу Биби белән Фатихның үзара
сөйләшүендә ачык чагыла. Кибеттән бушаган вакытларында ишек төбендә сакта тора,
яисә кар көри, утын яра. Гомумән, якты дөнья күрмичә, Хәмзә байның тынчу
оясында кысылып яши. Ниһаять, Бибине шаяртып, бераз
сөйләшеп торгач, ул да театрга китә.
Фатих
безнең күз алдыбызга яңалыкка омтылырга теләге булган өйләнмәгән ир – егет
булып килеп баса.
информация с сайта(http://tatartele2010.ucoz.ru)